Йөрәгемдә – кыр казлары моңы
Кыр казлары оча каңгылдашып
Йөрәгемне меңгә телмәгез!
Бөреләнеп килгән өметемне
Җил-давылдан куркып өзмәгез!
Әнием, әни... Күк йөзен тутырып, каңгылдашып очкан кыр казларына озак итеп карап торасың да, күңелеңә тулган сагышларга бер минутка гына ирек биреп, елап аласың.
Үзең генә белгән борчу-зарларың, әйтелми калган үпкәләрең бар шул синең. Шул тойгыларың казлар...